news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда уку елы башыннан 74 педагог һәм 35 мәктәп укучысы коронавирус йоктырган

ОРВИ һәм температура симптомнары аркасында 1 сентябрьдән 7 179 укучы укуга кертелмәгән.

Татарстанда уку елы башыннан 74 педагог һәм 35 мәктәп укучысы коронавирус йоктырган

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Уку елы башыннан Татарстанда яңа коронавирус инфекциясен 32 студентта, 35 укучыда һәм 74 педагогта тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Уку елы башыннан бирле бездә барлыгы 35 мәктәп укучысы, 32 студент һәм 74 педагог авырды. Белем бирү оешмаларында 141 очрак ачыкланган. Бүгенге көндә күзәтүдән аларның 128е алынган. Әлегә 13 чыганак күзәтүдә кала, күзәтүнең соңгы вакыты 22 ноябрьдә төгәлләнә», — диде спикер.

ОРВИ һәм температура симптомнары аркасында узган тәүлек эчендә 103 баланы укырга җибәрмәгәннәр, 1 сентябрьдән барлыгы 7 179 баланы өйләренә яки поликлиникага озатканнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100