Өлкәнең татар теле укытучылары Тубыл шәһәрендә үткәрелгән “түгәрәк өстәл”гә җыелды

Тубыл шәһәренең Д.Менделеев исемендәге социаль-педагогика академиясе “Төмән өлкәсенең күпмәдәнилек шартларында этно-мәдәни белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын яхшырту проблемалары” дигән тема буенча “түгәрәк өстәл” үткәрде
(Төмән, 13 октябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Бу “Түгәрәк өстәл”не яңа уку елы алдыннан гына Дмитрий Менделеев исемендәге социаль–педагогика академиясе статусын алган педагогия институтының филология фәннәре докторы Флера Сәйфуллина җитәкчелегендәге рус-татар бүлеге әзерләп үткәрде. Тема буенча сөйләшүләргә социаль-педагогик эзләнүләр өчен грантка лаек булган академия укытучылары төркеме (филолгия фәннәре докторы Флера Сәйфуллина, бүлекнең доцентлары, филология фәннәре кандидатлары Миләүшә Хәсәнова белән Клим Садыйков) мәктәп укытучылары һәм укучылар арасында татар теле укытылуга карата үткәргән сорашулар нәтиҗәләре нигез булды. Аның өстенә, әле генә узып киткән Укытучылар көненә дә багышланды бу чара.
Җыенда татар мәктәпләре һәм рус-татар бүлеге укытучылары, өлкә Хөкүмәтенең Мәгариф һәм фән департаментының милли мәгариф өчен җаваплы белгече Ольга Гроо, Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәният үзәге һәм Төмәннән “Этнос”балалар үзәге вәкилләре катнашты.
Казаннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Раиф Зиннәтуллин, “Татарча да бел” дип аталган методик-дәреслек комплексы авторы Рузалия Нигъмәтуллина һәм Казан дәүләт технология университеты доценты, педагогика фәннәре кандидаты, икетеллелек нигезендә укыту кафедрасы доценты Зилә Маһияровалар да катнашты “түгәрәк өстәл”дә.
Җыенны Тубыл шәһәренең Д.Менделеев исемендәге дәүләт социаль-педагогика академиясе ректоры Сергей Слинкин ачты.
Раиф Зиннәтуллин Төмән укытучыларын бәйрәм белән котлап, Татарстан мәгариф министры Альбер Гыйльметдиновның Төмән мәгарифе хезмәткәрләренә, төбәк укытучыларына юллаган җылы сәламнәре белән матур теләкләрен җиткерде һәм Татарстан җирендә туган телләрне укытуның торышы белән таныштырды.
Рузалия Нигъмәтуллина туган телне белмәгән татар балалары өчен дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр төзү эшенең принципларын ачыклап күрсәтеп, үзе төзегән дәреслек-ярдәмлекләр белән таныштырып, укытучыларның тирән кызыксынуын уятты.
Зилә Маһиярова да үзе эшләгән технология университетында икетеллелек нигезендә укыту буенча кызыклы тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Флера Сәйфуллина исә татар теле укытучылары һәм укучылар арасында үткәргән сорашуларның нәтиҗәләре турында сөйләп, төбәгебездә туган телне укыту проблемалары турында фикер алышуга юнәлеш бирде. Фикер алышу барышында Себердә туган телне өйрәнүгә карата милләттәшләребезнең кызыксынуы елдан-елга кими баруының сәбәпләре ачыкланды. Аның төп сәбәпләре бер җепкә тезелеп каралды: күп кенә мәктәпләр ябылып (1990 нчы елда өлкәнең көньяк районнарында татар теле укытылган 118 мәктәп булган булса, узган ел нәтиҗәләре 56 гына мәктәп калганын күрсәтә), рус мәктәпләренә күчерелгән татар балаларының туган телне өйрәнүдән мәхрүм булулары, мәктәпләрдә татар теле белән әдәбият өчен атналык сәгатьләр санының минимум чигенә кадәр җиткерелеп киметелүе, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек чорында туган телнең игътибарсыз калуы, туган телсез калганнарның саны арткан саен милли мохитнең тарая баруы, дип кабатлап әйтелде. Туган телнең кадере бетүенең тагын бер җитди сәбәбенә игътибар юнәлтелде: туган телнең кулланыш даирәләре тараю сәбәпле аның җәмгыятькә, бигрәк тә яшьләргә хаҗәте булмаган телгә әверелүе. Соңгы елларда татарлар өчен милли-мәдәни чаралар, җыелышлар, конференцияләр, корылтайларның фәкать рус телендә генә үткәрелүе, халык арасында туган телгә багышланган чараларның бөтенләй дә үткәрелмәве, югары уку йортларына укырга керү өчен кирәк булмавы, татар теле белән әдәбиятның БДИ тапшырыла торган фәннәр рәтенә кертелмәве, чынлап та, яшьләр арасында туган телгә карата кызыксынуны тәмам сүндерде, дигән нәтиҗә дә ясалды. Быел Тубыл социаль-педагогика академиясенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасына һәм Төмән дәүләт университетының татар бүлегенә керергә теләүчеләрнең аз булуы сәбәпле беренче курска студентлар кабул ителмәвенең дә бер сәбәбе – яшьләр арасында татар теле белгечлеген алуга омтылыш сүнү, дип каралды. Шуңа гомумтатар әдәби тел белән себер татарлары сөйләме арасындагы аермалыкларны да өстәсәң, атнага берәр сәгать кенә бирелгән шартларда Себер мәктәпләрендә һәм җәмгыятьтә әдәби телнең нинди авыр хәлдә калуын күз алдына китереп була. Күпъеллык күзәтүләр шуны раслый: әдәби телнең көчсезләнүе себер-татар сөйләменең дә көчсезләнүенә, китерә, руслашуны тизләтә.
Ахырда, татар җәмәгатьчелегенә халык арасында туган телне саклау теләге уяту юнәлешендә актив эш алып барырга кирәк, дигән нәтиҗә ясалды. Мәктәпләрдән килгән татар теле укытучылары арасында Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлап уңышлы эшләүчеләр шактый иде. Аларга Флера Сәйфуллина олы рәхмәтен белдереп, академиянең Мактау грамоталарын тапшырды.
Раиф Зиннәтуллин Тубыл педагогия училищесында узган елларда татар телен оештырып укытуы өчен (быелдан анда инде татар теле укытылмый) Назалия Газиевага күптән билгеләнгән Татарстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасын, ректор Сергей Слинкинга “Казан кремле” дигән зиннәтле панно, ә Флера Сәйфуллинага рус-татар бүлеге өчен методик ярдәмлекләр бүләк итеп тапшырды. “Төгәрәк өстәл”не оештыручылар анда катнашучылар өчен аш өстәле кору җаен да тапканнар.
“Түгәрәк өстәл”дән соң, анда катнашучылар Тубыл шәһәренең Сәет Хисмәтуллин җитәкләгән 15 нче татар этно-мәдәни мәктәбендә булдылар, Равилә Кутумова үзе оештырган, агымдагы елның апрель аенда гына ачылган, инде себер татарлары тарихына, мәдәниятенә, Себер милли мәгарифенә кагылышлы 2 меңнән артык экспонат туплап урнаштырылган мәктәп музее белән таныштырды.
Бу очрашу анда катнашучылар күңелендә җылы тәэсирләр калдырды, төрле кыенлыклар, каршылыклар булуга да карамастан, бик тырышканда, күмәк көчләр белән Себердә туган телебезне саклап үстерергә мөмкин булыр, дигән өмет уятты.