Д. Мостафин Федераль педагогик үлчәнешләр институты белгече В.Симкин белән очрашты

В.Симкин Казанга 14-15 октябрьдә “Урта мәктәп шартларында чит телләргә өйрәтүнең сыйфаты һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү мәсьәләләре” дип аталган республикакүләм методик семинарында катнашу өчен килде
(Казан,13 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин Мәскәүнең Федераль педагогик үлчәнешләр институтының әйдәп баручы хезмәткәре Виктор Симкин белән очрашты. Министрлыкның рәсми сайт хәбәрләренә караганда, В.Симкин Казанга 14-15 октябрьдә “Урта мәктәп шартларында чит телләргә өйрәтүнең сыйфаты һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү мәсьәләләре” дип аталган республикакүләм методик семинарында катнашу өчен килде.
Очрашуда чит телләрне өйрәнүдә яңа алымнар кертү зарурлыгы билгеләп үтелде. Шулай ук Россия белем бирү системасында чит телләрне укыту методикасы, педагогика һәм психология өлкәсендәге тәҗрибә куллану, чит телгә өйрәткәндә заманча технологияләрне файдалану турында сөйләштеләр.