Чирмешән районының Югары Кәминкә авылында ремонттан соң балалар бакчасы ачылачак

Егерме балага исәпләнгән “Карлыгач”ны менә шулай үзгәртеп кору өчен бюджеттан 7 миллион сум тирәсе акча бирелгән.
(Чирмешән, 13 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Югары Кәминкәдәге “Карлыгач” балалар бакчасында кунаклар көтәләр, ул 1 сентябрь тирәләрендә кабат ачылырга тиеш. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Дөрес, 35 ел элек төзелгән бу бинада әлегә төзүчеләр эшли.Җәй дәвамында алар монда байтак хезмәт куйганнар: ишек һәм тәрәзәләрне алыштырганнар, коммуникацияләр дә яңартылган. Тышта тротуар ясаганнар.Үзгәрешләрне санап бетерә торган да түгел.Егерме балага исәпләнгән “Карлыгач”ны менә шулай үзгәртеп кору өчен бюджеттан 7 миллион сум тирәсе акча бирелгән.