Урбанистика Югары мәктәбендә уку өчен Татарстан Президенты грантына бәйге игълан ителде

НИУ ВШЭ Урбанистика Югары мәктәбендә уку өчен Татарстан Президенты грантын биш студент алачак.

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Республикада НИУ ВШЭ Урбанистика Югары мәктәбендә уку өчен Татарстан Президенты грантына бәйге игълан ителде.

НИУ ВШЭ Урбанистика Югары мәктәбендә уку өчен Татарстан Президенты грантын биш студент алачак. Алар “Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру” халыкара магистр программасы буенча укыячаклар.

Бәйгегә гаризалар быелның 10 июленнән 24 июльгә кадәр алыначак. Җиңүчеләргә грант 924 мең сум күләмендә түләнә. Ул ике еллык укуны, тулай торакта торуны каплаячак.

Студентлар уку вакытында тикшеренүләр һәм проектлар эшләү белән шөгыльләнәчәк. Темалары Татарстан Хөкүмәтенә җиткереләчәк. Курслар тәмамлангач, грант ияләре республикага кайтып, ике ел дәвамында шәһәр үсеше проектлары белән эшләргә тиеш булачак.

Кандидатлар түбәндәге үзенчәлек буенча сайлана: алар Татарстанда туган булырга, 23 тән 35 яшькәчә, укуга һәм тикшеренү эшчәнлегенә югары омтылышлы, уку белән эшне бу вакытта бергә алып бармаска (2017 елның сентябре - 2019 елның июне), инглиз телен телдән һәм язмача белергә (Advancedтан түбән булмаска тиеш), бакалавр яки “Архитектура”, “Шәһәрне планлаштыру”, “Дизайн”, , “Инженерия”, “Менеджмент/Хокук”, “Медиа”, “Социология”, “География”, “Культурология”, “Политология” белгечлеге буенча дипломлы булырга тиеш.

Бәйге өч этапта: 2017 елда 10 июльдән 24 июльгә; 31 июльдән 1 августка; 2 августтан 16 августка кадәр үткәрелә.