Археологлар Кырымда спортчы яшүсмер җәсәде салынган табут тапканнар

Җирләнгән гәүдә янында яшүсмернең спорт белән шөгыльләнгәнлеген сөйли торган предметлар да табылган.

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Археологлар Кырымда якынча безнең эрага кадәр IV гасырда Боспор патшалыгында яшәгән 12 яшьлек яшүсмер җәсәде салынган агач табут тапканнар. Җирләнгән гәүдә янында яшүсмернең спорт белән шөгыльләнгәнен сөйли торган предметлар да бар, дип яза Life басмасы.

Галимнәр спорт белән шөгыльләнү алдыннан тәнгә сөртә торган тугыз май савыты тапкан. Шулай ук таш тартмада тән кыргыч һәм 150 уен сөяге – астрагал булган.

Тикшерүчеләр аңлатканча, Госпитальле борынгы курган районында казу эшләре 120 елга беренче тапкыр алып барыла. Барлыгы ике кабер табыла, әмма аның берсе инде борынгы чорда ук таланган була, дип яза РИА «Новости».

Госпитальле курган җирләү өчен бер генә тапкыр кулланылмаган, аны бер генә алым белән күммәгәннәр, һәм анда бик күп талау максаты белән казу эшләре алып барылган эзләр калган, дип белдерә галимнәр.