“Киләчәк” стратегиясе “Россиядәге иң алдынгы фикерле проект” дип табылган

Алдагы ике елда “Киләчәк” стратегиясенең урта белем бирү системасына кагылышлы өлеше тормышка ашырылачак

(Казан, 13 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Алдагы ике елда “Киләчәк” стратегиясенең урта белем бирү системасына кагылышлы өлеше тормышка ашырылачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр итте.
Билгеле булганча, “Киләчәк” стратегиясе башлангыч, урта һәм һөнәри белем бирү системасын үстерүне күз алдында тота. “Киләчәк” стратегиясе 31 юнәлештән тора. Проектның иң күләмле өлеше урта мәктәпкә туры килә. Ул 11 юнәлешне колачлый. “Без иң өстенлекле юнәлеш дип мәктәптә белем бирүне атыйбыз. Әгәр мәктәптән көчсез укучы чыга икән, ул көчле студент була алмый”, - дип саный министр.
А.Гыйльметдинов сүзләренчә, мәгариф системасының барлык өлкәләрен берьюлы колачларга мөмкин түгел. Алга таба кайсы өлкәне үстерү турында стратегиянең бер өлешен гамәлгә ашыргач, өздереп әйтергә мөмкин булачак. “Стратегиянең һәр этабы өчен чаралар исемлеге төзелә”, - диде министр.
Министр билгеләп үткәнчә, экспертлар Бөтендөнья банкы һәм Югары икътисад мәктәбенең фәнни-тикшеренү институты стратегияне “Россия Федерациясендәге иң алдынгы фикерле проект” дип тапкан.
Биш елга исәпләнгән “Киләчәк” программасының тулы проекты белән 20 августта Түбән Кама шәһәрендә узачак республика педагоглары һәм фән хезмәткәрләре киңәшмәсендә танышырга мөмкин булачак.