news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәннең сәнгать мәктәбе укучылары яңа уку елында яңартылган мәктәпкә киләчәк

Капиталь ремонт эшләре республика программасы буенча башкарыла.

Чирмешәннең сәнгать мәктәбе укучылары яңа уку елында яңартылган мәктәпкә киләчәк
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 13 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәннең балалар сәнгать мәктәбе укучылары яңа уку елында яңартылган мәктәпкә киләчәк. Балалар сәнгать мәктәбе бинасында капиталь ремонт тулы көченә бара, биредә һәр көнне 5-6 бригада эшли.

«Капиталь ремонт республика программасы буенча, ТР Мәдәният министрлыгы аша башкарыла. Яңа уку елын яңартылган мәктәптә башларга ниятләп торабыз. Түбә ябу эшләре ахырына якынлаша, тәрәзәләрнең дә күбесе алмаштырылган. Электрчылар яңа электр үткәргечләр сузды», — ди балалар сәнгать мәктәбе директоры Наталья Иляева.

Янгын сигнализациясе, гидрант, датчиклар — барысы да янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек итеп ясала. Җылылык үткәргечләренең бер өлешен тикшереп тә караганнар. Коридор идәннәренә плитәләр җәелә, кабинетларда түшәмнәрне ясый башлаганнар, су һәм канализация челтәрләренең дә күп өлеше яңартылган.

Бүлмәара ишекләргә заказ бирелгән, алар төп керү юлларында да алмаштырылачак. Бинага физик мөмкинлекләре чиклеләргә дә мөстәкыйль рәвештә керү мөмкилекләре була.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100