Казанда яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау турында сөйләшәләр

Семинарда яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау эшен билгеле бер стандартка салу, авыр тормыш хәлләренә юлыккан балигъ булмаганнар белән эшләү системасы турында фикер алышу көтелә
(Казан, 13 май, “Татар-информ”). Иртәгә - 14 майда Казанда тәрбиягә авыр бирелә торган балаларны һәм яшүсмерләрне укыту-тәрбияләү буенча махсус дәүләт учреждениесе базасында “Яшүсмерләр җирлегендә хокук бозуларны профилактикалау проблемалары” дигән темага семинар-практикум уза.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җыенда ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР прокуратурасы, Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы баш идарәсе, ТР Юстиция министрлыгы, мәктәп директорларының тәрбия эшләре өчен җаваплы урынбасарлары, мәгариф бүлекләре белгечләре катнаша.

Семинарда яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау эшен билгеле бер стандартка салу, авыр тормыш хәлләренә юлыккан балигъ булмаганнар белән эшләү системасы турында фикер алышу көтелә.