Казанда “Азык-төлек технологиясе һәм биотехнологияләр” халыкара конференциясе башланды

Форум кысаларында укучылар өчен секция оештырылган, анда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 30 фәнни-тикшеренү докладлары тәкъдим ителгән
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Бүген КДТУ (КХТИ)да яшь галимнәрнең “Азык-төлек технологиясе һәм биотехнологияләр” Х халыкара конференциясе башланды.
Конференциядә башка шәһәрләрдән килгән 48 кеше катнаша, аларның 15е – “Умник” инновация проектында катнашучылар.
Форум кысаларында беренче тапкыр укучылар өчен секция оештырылган, анда Татарстан мәктәпләрендә укучыларның 30 фәнни-тикшеренү докладлары тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.
Конференция 15 майга кадәр дәвам итәчәк.