Алексеевск бистәсендә укучылар шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән очрашты

Туган телгә карата борчылу яңгыраган сорауга: «Үзебездән тора, шушы балалар күңеленә салынган орлыклардан тора», - диде үзе дә мөгаллимә булган шагыйрә.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Надия Шәйхетдинова). Алексеевск районы үзәгендә Г. С. Боровиков исемендәге 3нче мәктәптә әдәби очрашу булып узды. Китапханәдә районның татар мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр, китапханәчеләр, әдәбият-сәнгать сөючеләр Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе Эльмира Шәрифуллина белән очрашты. Кичә Эльмира ханым поэмасыннан алынып, «Без — Тукайлы халык» дип, инде канатлы гыйбарәгә әйләнгән исем белән аталды. 

Казаннан мәртәбәле кунакны әзерләнеп көтеп алдылар. Китапларыннан күргәзмә әзерләп куелган. Шушы мәктәптә рус балаларына татар телен өйрәтүче мөгалимә, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Роза Кутуева шагыйрә белән таныштырганнан соң сүзне балалар алды. Алар шигырьләрне сәнгатьле итеп образга кереп башкарды. «Сезнең йөзегез, мәктәп көзгесе - балалар», — диде шагыйрә алар чыгышына сокланып.

«Язучының иҗаты гаҗәеп киңкырлы — аның проза әсәрләреме, шигъриятеме, сценарийларын я башка хезмәтләрен аласыңмы, онытылып укыйсың. Әлеге шәхескә ихтирам арта бара», — диде Роза Мәгъсүм кызы һәм сүзне язучының үзенә бирде.

Шагыйрә балачагы, иҗаты, тормыш фәлсәфәсе, дөньяга карашы кебек сорауларга шигъри телдә җавап бирде. Алай гынамы — ул аларны яттан укыды. Туган телгә карата борчылу яңгыраган сорауга: «Үзебездән тора, шушы балалар күңеленә салынган орлыклардан тора», — диде үзе дә мөгаллимә булган шагыйрә. Эльмира Мөхәммәт кызы тел сагында торган татар теле мөгаллименә багышлап 80-90нчы еллардагы вазгыятькә ачынып язылган һәм хәзер дә бик актуаль булган шигырен сөйләде. «Саклап телне, сакла безне, татар теле мөгаллиме! Рәхмәт сиңа», - диде.

Район мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлеге методисты Булат Мөбәракшин Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында әдәби очрашуларның әһәмиятле булуын искәртте. Биредә язучылар белән очрашуларның инде традициягә керүен һәм ул укучылар, укытучылар өчен илһам чыганагы булып торуын әйтте.