Казанда “Ел укытучысы-2015” республика конкурсы финалы старт ала

Анда бәйгенең зона этапларында җиңү яулаган 45 укытучы катнаша

 (Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). Бүген Казанның 178нче Мәгариф үзәге базасында “Ел укытучысы-2015” республика конкурсының финал өлеше старт алды. Һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау сынаулары 13-17 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында уздырыла. Аларда зона этапларында җиңгән 45 укытучы көч сынаша.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты тарафыннан уздырыла торган әлеге конкурсның зона этапларында Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләреннән 222 укытучы катнашкан, диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Искәртеп үтәбез: былтыр "Ел укытучысы-2014" Бөтенроссия конкурсында Нурлаттан Алла Головенькова җиңү яулады. Традиция буенча, киләсе конкурс җиңүче шәһәрендә узарга тиеш. Ул быел Казанда үткәрелә.