Татарстанда ике укучы кытай теле буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак

Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар кытай теле буенча беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханын узган елда тапшырды.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Татарстанда ике чыгарылыш сыйныф укучысы кытай теленнән Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру турында гариза бирде. Унберенче сыйныфта белем алучы дүрт укучы бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) испан теленнән тапшыру теләген белдерде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Узган ел Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында испан теленнән БДИ тапшыручылар булмады», — диделәр министрлыкта.

Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар кытай теле буенча беренче тапкыр бердәм дәүләт имтиханын 2019 елда тапшырды. Татарстанда бу фән буенча имтиханны дүрт укучы, ә тулаем Россия буенча 65 кеше тапшырды. Республикада бу предмет буенча нәтиҗә Россиядәге уртача күрсәткечтән 5,75 баллга түбәнрәк иде.

Быел Россиядә кытай теленнән имтихан тапшыруга 358 чыгарылыш укучысы язылды, испан теле буенча 307 гариза язган. Татарстанда инглиз теленнән БДИны унберенче сыйныфта белем алучы 2250 укучысы сайлады, немец теленнән — 35, француз теленнән — 23.

БДИ уздыруның төп чорында республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә имтихан уздыру өчен 83 пункт эшләячәк, аларда 1406 аудитория, онлайн-видеокүзәтү бар.

Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 25 майдан 29 июньгә кадәр узачак. Чит телләр буенча имтихан 11 июньгә билгеләнгән («Сөйләм теле» бүлегеннән тыш), ә телдән бирелә торган имтихан 15 һәм 16 июньгә билгеләнгән.

Быел БДИда урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 899 мәгариф оешмасы катнаша. Бердәм дәүләт имтиханында һәм дәүләт чыгарылыш имтиханында катнашуга 18 мең 611 кеше гариза биргән, шулардан — 17 мең 113 (шул исәптән сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән 237 укучы), урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары — 277 һәм узган елларны тәмамлаучылар — 1221.