Галимәне котладылар

Бүген Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимеровага 70 яшь тулуга багышланган киңәйтелгән Гыйльми шура утырышы узды

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Бүген, 12 октябрьдә, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерованың 70 яшь тулуга багышланган киңәйтелгән Гыйльми шура утырышы узды.
Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова Әтнә районы Яңа Шимбер авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт педогогия институтында белем алган. Егерме елдан артык гомерен КАИда студентлар укытуга багышлый. Аннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында эшли. Ун елдан артык инде ул Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында өлкән фәнни хезмәткәр. Татар мәгариф тарихын, татар хатын-кызларының мәгариф үсешенә керткән хезмәтләрен өйрәнгән галимә. Дүрт китап авторы.
Гыйльми шура утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров та катнашты. Ул Тәэминә Биктимерованың милли тормышка кагылышлы хезмәтләренә бәя бирде, рәхмәтләрен җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессының медален дә тапшырды.