Әлки районында яңартылган балалар бакчасы ачылды

Анда 11 бала йөриячәк.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Әлки районы Югары Әлморза авылында капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.

Мәктәпкәчә учреждение ачылышында район башлыгы Александр Никошин, Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Балалар бакчасы тулысынча яңартылган. Төзүчеләр түбә, тәрәзә һәм ишекләрне, җылылык, суүткәргеч, канализация системасын шулай ук электрүткәргечләрне алыштырган. Ремонт эшләре сыйфатлы итеп вакытында эшләнгән.

Балалар бакчасына 11 бала йөриячәк.