КФУ THE версиясе буенча дөньяның иң яхшы югары уку йортлары рейтингына керде

Исемлеккә Россиянең барлыгы 39 уку йорты кергән.
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). КФУ Бөекбританиянең Times Higher Education журналы версиясе буенча дөньяның 600 иң яхшы университеты арасына керде. Рейтинг басманың рәсми сайтында дөнья күргән.ТНЕ рейтингка Казан илкүләм тикшеренү технология университетын да керткән – ул 1000+ позициясен били.Исемлеккә Россиянең барлыгы 39 уку йорты кергән. Алар арасында Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты иң югары баскычта урнашкан – ул 189нчы урынны били.Оксфорд университеты – беренче, Калифорния технология институты – икенче, Кембридж университеты өченче урында.