news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда 14 май мәктәп укучылары өчен өстәмә ял көне итеп игълан ителде

9 һәм 11 сыйныф укучылары расписание буенча укыячак.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Башкортстан Мәгариф министрлыгы 14 майны мәктәп укучылары өчен өстәмә ял көне итеп игълан итте.

Ведомство төбәк мәктәпләренә җомга, 14 майны, 1-8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен алдан игълан ителгән Ураза бәйрәменә (13 май) өстәмә итеп ял көне итәргә тәкъдим итте. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Ведомствода хәбәр итүләренчә, 9 һәм 11 сыйныф укучылары расписание буенча укыячак.

Өстәмә ял көнен мәгариф объектларын террорчылыкка каршы якланганлык таләпләренә туры килүен комплекслы тикшерү өчен файдаланырга кирәк, диелә министрлык документында.

Исегезгә төшерәбез, укучылар өчен өстәмә ял көннәре ясауны ата-аналар сорады. 11 майда Башкортстан Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә премьер-министр Андрей Назаров укучылар өчен өстәмә ял бирергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100