РИИда “Заманча яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла

Аның пленар утырышы бүген иртән шушы уку йортының актлар залында булды

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Россия ислам институтында студентларның “Заманча яшьләр һәм Россия халыкларының рухи кыйммәтләре” II республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Аның пленар утырышы бүген иртән шушы уку йортының актлар залында булды. Чара РИИ, ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырыла.

Конференция изге Коръән аятьләре укудан башланып китте. Аннан соң РИИның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Рафис Закиров: “Бүгенге конференция кайберләрегез өчен фән дөньясына беренче адым булыр. Әмма барысы да шул адымнан башлана. Доклад тыңлау үзе үк ниндидер яңа мәгълүмат, белем бирә. Яңа белем исә кешене камилләштерә. Бүгенге фәнни чараның төп максаты да шуннан гыйбарәт”, – диде һәм конференциядә катнашучыларга уңышлы чыгышлар теләде.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге башлыгы Айдар Кәрибуллин студентларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин исемнәреннән дә сәламләп, әлеге фәнни-гамәли конференциянең матур гадәткә әверелә баруына игътибарны юнәлтте. Ул анда КФУ, РИИ, православиелеләрнең Казан руханилар семинариясе, Татарстан мәдрәсәләре шәкертләре катнашуын билгеләп, бу, үз чиратында, аралашу даирәсен киңәйтү мөмкинлеге бирә, диде.

Айдар Кәрибуллин сүзләренчә, конференция – студентларны фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү, фән культурасына өйрәтү, яңа белем туплау, актуаль мәсьәләләрне чишү юлларын эзләү чарасы.

Пленар утырыштан соң, студентлар секцияләргә таралышты. Аерым алганда, бүгенге фәнни чара кысаларында 4 секция эшли: “Россиядә дин гыйлеме үсеше”, “Мультиконфессияле киңлектә мәдәният һәм тел”, “Гаммәви мәгълүмат чаралары көзгесендә – дин” һәм “Дин принципларына нигезләнгән икътисад”. Студентлар исламда закон чыганагы буларак сөннәтнең урыны, әлеге диннең татар халык бәйрәмнәренә йогынтысы, үз-үзеңне тоту үрнәге буларак Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр һ.б. темаларга чыгыш ясый. Аерым докладлар татар һәм чечен, төрек, гарәп һәм инглиз, рус һәм гарәп һ.б. телләрне чагыштыруга, дин мәсьәләләренең гаммәви мәгълүмат чараларында яктырту, ислам икътисады принципларын төрле өлкәләрдә гамәлгә ашыру үзенчәлекләрен ачыклауга корылган.

Конференциягә йомгак 15.00дә ясала. Иң яхшы чыгыш ясаган студентларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.