Чиләбе өлкәсендә үткәрелгән “Җәлил укулары”нда җиңгән укучылар – Казан белән Болгарда

Бәйгедә җиңгән балаларны Татарстан мәркәзенә алып бару да матур гадәткә әверелгән

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Чиләбе өлкәсендә үткәрелгән “Җәлил укулары” бәйгесендә җиңгән укучылар белән бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашу булды. Анда Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Ленария Мөслимова катнашты.

Шуны билгеләп үтик: Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы милләтебезнең бөек улы, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен татар һәм рус телләрендә яттан сәнгатьле сөйләүне күз уңында тоткан бу бәйгене алтынчы мәртәбә оештырган. Анда өлкәнең төрле районнарыннан, шәһәрләреннән мәктәп укучылары катнашкан. Шушы бәйгедә, татар телендә оештырылган башка иҗади конкурсларда җиңгән балаларны Татарстан мәркәзенә алып бару матур гадәткә әверелгән. Әйтик, бу юлы Казанга җәмгысе 17 укучыны алып килгәннәр. Дөрес, алар арасында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бар. Укучыларны аларның укытучылары һәм әти-әниләре озата килгән. Зилә Якупова – шулар рәтендә. Ул Чиләбе өлкәсенең Варна районы Мача (Варна) авылы мәктәбендә 40 ел буе рус теле укыткан, бүген лаек ялда булуына карамастан, Чиләбе татарлары конгрессы каршында эшләп килгән якшәмбе мәктәбендә балаларга татар телен өйрәтә.

Зилә ханым сүзләренчә, соңгы елларда әти-әниләр тарафыннан балаларның татар телен, мәдәниятен өйрәнүен хуплау күзәтелә. Якшәмбе мәктәбендә татар телендә укырга килүчеләр арасында рус балалары да бар, дип билгеләп үтте ул. Яңа уку елыннан районда иң зурлардан саналга “Аленушка” балалар бакчасында татар фольклор бүлеге ачу күздә тотыла. Шул рәвешле, сабыйларны кечкенәдән татарча җырларга, биергә өйрәтмәкчеләр.

Татарстанга 10 май иртән килгән Чиләбе укучылары делегациясе сәфәр кысаларында Казанның истәлекле һәм тарихи урыннарында, музейларында булган. Кичә исә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына сәяхәт кылган.

“Җәлил укулары”нда катнашып, I урынга лаек булган өлкәнең Чесма районы Рәдүт авылы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Сабина Хөсәенова әйтүенчә, мәктәптә татар теле дәресе атнага нибары бер тапкыр керә. Гаиләдә, нигездә, туган телдә аралашабыз, диде ул.

Зилә Якупова сүзләренчә, бу төр сәфәрләр балаларны рухландыра. Шушы сәяхәт вакытында укучылары янына килеп, җәйге каникулда татар телен өйрәнүгә тагын да ныклап тотынырга кирәклеге турында әйткән.

Бүгенге очрашуда Кадрия Идрисова укучыларны Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән таныштырды, оешма үткәргән кайбер чаралар турында сөйләде. Шуннан соң балалар Муса Җәлилнең “Яшь ана”, “Сөеклемә”, “Хәдичә”, “Кызыл ромашка”, “Вәхшәт” шигырьләрен яттан сөйләде. Кадрия Идрисова иң яхшы сөйләүче дип табылган Альбинага “Тәрбия баскычлары” дигән диск, калганнарга китаплар бүләк итте.

Шуннан соң Чиләбе кунаклары белән үзе дә чыгышы ягыннан шушы өлкәдән булган Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкиле Ленария Мөслимова аралашты. Ул да, үз чиратында, форум тарафыннан уздырылган акцияләр, фестивальләр, флешмоблар хакында бәян итте. Ленария укучыларны татар телен өйрәнергә, туган телдә сөйләшүдән тартынмаска, тарихи китаплар укып, милли үзаңны үстерергә өндәде, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең республикада югары белем алу мөмкинлеге булуын искәртеп, ТР вузларына укырга керергә чакырды.

Чиләбе укучылары делегациясе бүген кичке 5тә кайтыр юлга чыга.