Апаста «артык гаджетыңны бүләк ит» хәйрия акциясе буенча 20 бала ноутбуклы булган

Әти-әниләр һәм балалар җитәкчеләргә, иганәчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

(Апас, 12 апрель, «Татар-информ», «Апастово-информ», Гүзәл Хилавиева). Апаста аз керемле, күп балалы, авыр хәлдә калучылар, әти-әниләренең мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 20 балага ноутбуклар тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бүләкләр «Ак Барс» банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев ярдәме, район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән тапшырылды. 

 «Кадерле балалар, әти-әниләр! Бүгенге көндә илдә коронавирус чиреннән саклану чаралары күрелә. Сезгә дә өйдән торып онлайн укырга туры килә. Кайбер гаиләләрдә гаджетлар җитмәү, яисә мөмкинлеге булмаган очраклар белән дә очрашырга туры килде. Без үз чиратыбызда сезне кайгыртып иганәчеләргә мөрәҗәгать иттек. Һәм менә бүген кураторыбыз  «Ак Барс» банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев үзе 20 ноутбук алып килде. Без әле моның белән генә тукталмыйбыз. Иганәчеләр тарафыннан бүләк гаджетлар тагын булачак», — диде район башлыгы. 

«Без сезгә ноутбуклар бүләк иттек. Сез дә тырышып укыгыз, яхшы билгеләрегез белән укытучыларны, әти-әниләрне сөендерегез. Сәламәт булыгыз!», — диде Зөфәр Гәрәев. 

Әти-әниләр һәм балалар җитәкчеләргә, иганәчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 

«Бүләк өчен шатландык, бик зур рәхмәт сезгә. Тизрәк мәктәпкә барып укыны дәвам итәсебез килә. Классташларны да сагындык», — ди балалар.