Казан дәүләт медицина академиясендә югары мәктәп педагогикасы проблемалары хакында фикер алышачаклар

22 апрель көнне Бөтенроссия Фән фестивале кысаларында биредә шушы темага багышланган фәнни-гамәли конференция узачак

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Казан дәүләт медицина академиясендә югары мәктәп педагогикасы проблемалары хакында фикер алышачаклар. 22 апрель көнне Бөтенроссия Фән фестивале кысаларында биредә шушы темага багышланган фәнни-гамәли конференция үтә.
Чараны Казан дәүләт медицина академиясе белән Фәнни-педагогик кадрларны әзерләү үзәге оештыра. Үзәк җитәкчесе Гүзәл Әхмәтова сүзләренә караганда, соңгы елларда педагогиканың башка фәннәр белән бәйләнеше ныгый бара. Бу аеруча педагогиканың медицина белән мөнәсәбәтләрендә чагыла. “Әлеге конференция аспирант һәм яшь мөгаллимнәрнең игътибарын югары һөнәри белем буенча яңа концепцияләрне тормышка ашыру чаралары һәм юлларына юнәлтүгә, аларда актив иҗади шәхес формалаштыруга, белем алуның нәтиҗәле яңа чараларын, ысулларын эшләргә ярдәм итәргә тиеш”, -дип саный Гүзәл Әхмәтова.
Югары мәктәп педагогикасының актуаль проблемаларына багышланган конференция, гомумән алганда, мөгаллимнәргә, аспирантларга, гыйльми дәрәҗә алырга теләүчеләргә педагогик концепцияләрне, алымнарны сайлаганда үз позицияләрен билгеләүдә дә ярдәмгә киләчәк. Конференциядә, аерым алганда, “Мәгарифтә философия”, “Югары мәктәптә белем алуның заманча ысуллары”, “Белем алуга нигезле мөнәсәбәт”, “Дистанцион белем алу” кебек юнәлешләр буенча фикер алышулар көтелә. Бу хакта Казан дәүләт медицина академиясеннән хәбәр итәләр.