Татарстан мәктәптә белем бирү рейтингында беренче утызлыкка кергән

Республикада компьютер куллану һәм төбәкнең югары уку йортларына керү күрсәткечләре югары булуы ачыкланган.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) белән Федераль белем бирү сыйфатына бәя бирү институты мәктәптә белем бирү сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында беренче рейтингны әзерләгән. Татарстан 85 субъект арасында 22нче урынны алган.

Республика уртача 60,9 балл җыйган.Татарстанның «Югары әзерлек дәрәҗәсенә ирешү (9,1 балл), «Компьютер куллану (85,8) һәм «Үз төбәкләрендә югары уку йортларына керү» (73,8) күрсәткечләре яхшы булуы ачыкланган.

Рейтингны беренче бишлегенә Санкт-Петербург (мөмкин булган 100 баллдан 92,1 балл җыйган), Мәскәү (92,0), Ленинград (77,1), Калининград (76,5) һәм Ярослав (76,2) өлкәләр кергән. Ингушетия (7,8), Дагыстан (10,6), Чечня (13,7), Карачай-Черкес (13,7) һәм Кабардино-Балкария (15,5) күрсәткечләре түбән.

Искәртеп узабыз, ике елда Татарстанның 110 мәктәбендә һәм көллиятендә цифрлы мәгариф мохитен керттеләр. Җиһазлар «Мәгариф» илкүләм проекты буеча сатып алынган.

«Мәгариф» илкүләм проекты 2016 елда гамәлгә куйган шул исемдәге үк өстенлекле илкүләм проектын үстерү булып тора. Ул Россия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маендагы указы кысасында расланган. Ул 2019-2024 елларда гамәлгә ашыруга исәпләнгән.