Раушания Шәфигуллина: Насыйри белән Мәрҗани арасында гыйльми каршылык булган

Каюм Насыйри музее директоры Раушания Шәфигуллина галимнәр тәнкыйть аша фәннең үсешенә ирешә алуын әйтте.

(Казан, 12 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар мәгърифәтчеләре, галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани белән Каюм Насыйри арасында кисешүләр гыйльми ноктада булган.

«Мәрҗани белән Насыйри арасында шәхси каршылык булмый. Каюм Насыйри үзе чыгарган өстәл календарьләрендә аралашу мәйданын тудыра. Шуларның берсендә яңа чыккан һәр китапка үз фәнни-гыйльми карашын белдереп, җавап яза», — дип аңлатты Татар китабы йортында «Татар-информ» хәбәрчесенә Каюм Насыйри музее директоры Раушания Шәфигуллина.

Мисал буларак ул Каюм Насыйринең Шиһабетдин Мәрҗани авторлыгындагы «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») китабына язган тәнкыйтен китерде: «Насыйри бу китапта Болгар шәһәренең исеме „Болгари“ дип аталган күн фирмасы исеменнән барлыкка килә, дип яза», — диде директор.

Аның әйтүенчә, Каюм Насыйри бабаларыбызның Болгар җирендә күн эшкәртүен билгеләп үтә. «Күн белән сәүдә иткән җирлеккә «Болгари» дип исем биргәннәр. Болгар шәһәренең исеме шуннан чыккан, киресенчә түгел», — дип аңлатмасын китерә галим», — ди Раушания Шәфигуллина.

«Ул заманда татарларның югары уку йортлары булмаган. Казан император университетында рус галимнәре җыелып, бер-берсенә фикерләрен әйтә алган. Ә бездә бердәнбер мәйдан — язу. Аларның шәхси каршылыкларына вакытлары да булмаган. Тәнкыйть — файдалы фикер, шул рәвешле, алар фәннең үсешенә ирешкән», — дип сөйләде директор.