Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе университет дип үзгәртелде

Рафис Борһанов академияне үзгәртеп кору студентлар әзерләү өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр булдырырга ярдәм итәчәген әйтте.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе университет дип аталачак. Яңа статус бирү турындагы тиешле боерыкны Россия спорт министры Олег Матыцин имзалады.

«Хәзер югары уку йорты “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты“ дип аталачак», — дип аңлаттылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Югары уку йорты ректоры Рафис Борһанов уку оешмасын университетка үзгәртү студентларны физкультура, спорт һәм туризм өлкәсендәге катлаулы белгечлекләр һәм белем бирү программалары буенча әзерләүдә тагын да киңрәк мөмкинлекләр булдырырга ярдәм итәчәген искәртте.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә академиянең университеттан аермасын аңлаттылар. Аерым алганда, университет төрле өлкәләрдәге белгечлекләрнең киң спектрын колачлый, бакалаврлар, белгечләр һәм магистрлар әзерли.

Моннан тыш, университет яңадан әзерлек һәм квалификация күтәрү, уку йорты эшчәнлеге белән бәйле булган кимендә биш өлкәдә фәнни эшчәнлек оештыра ала.