Чаллыда «Адымнар» күптелле белем бирү комплексына өч балалар бакчасы кертелгән

Республикада күптелле белем бирү комплекслары төзү проекты Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән «Яңарыш» фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

(Чаллы, 12 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының өч мәктәпкәчә учреждениесе «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы составына керде.

Сүз 34нче («Алтын балык»), 106нчы («Забава») һәм 122нче («АБВГДейка») балалар бакчалары турында бара, дип аңлатты журналистларга автошәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов..

Ике мәктәпкәчә учреждение (34 һәм 106) берничә ел балаларны инглиз теленә өйрәтү программасы буенча эшли һәм хәзер беренче төркемнәрен чыгарырга әзерли. 122нче балалар бакчасы хәзер танып белү-сөйләм юнәлеше буенча эшкә керешә

Республикада күптелле белем бирү комплекслары төзү проекты Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән «Яңарыш» фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Республиканың Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләрендә барлыгы шундый алты мәктәп эшләячәк. Аларның бер өлеше файдалануга тапшырылган. Мәгариф учреждениеләрендә дәресләрне рус, татар һәм инглиз телләрендә алып бару күздә тотыла.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллы хакимияте «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбе өчен укытучылар эзли башлаган иде.