news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан фольклоры энциклопедиясенең татар бүлеген Илдус Фазлетдинов туплаган

Быел Уфада халыкларның фольклорына багышланган VI Бөтендөнья Фольклориадасы үтәчәк.

Башкортстан фольклоры энциклопедиясенең татар бүлеген Илдус Фазлетдинов туплаган
Илдус Фазлетдинов

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясенә татар фольклорына кагылышлы мәкаләләрне Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдинов туплаган.

«Башкортстан территориясендә татар фольклорын җыйган, өйрәнгән шәхесләрне барлап чыктык. Татар фольклорының йөзек кашлары — Нәкый Исәнбәт һәм Нигъмәт Хәким, Башкортстанда татар фольклористикасына нигез салган Риф Мөхәммәтҗанов һ.б. турында мәгълүмат урнаштырылды», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Илдус Фазлетдинов.

Галим сүзләренчә, мәкаләдә татар фольклорының төрләре, жанрлар составы, Башкортстанга гына хас үзенчәлекләре дә яктыртылган. «Кайбер мәкаләләр башкорт белгечләре белән бергәлектә язылды. Энциклопедиядә башкорт, татар, рус фольклор ансамбльләре исемлекләре дә бар», — диде Илдус Фазлетдинов.

VI Бөтендөнья Фольклориадасы 3 — 10 июль көннәрендә Уфа шәһәрендә үтәчәк. Анда «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясен тәкъдим итү көтелә.

«Энциклопедиядә Башкортстанда яшәүче һәр халыкларның фольклоры урын алган. Алар арасында башкорт, татар, рус, чуваш, мари, удмурт, украин һ.б. халыклар бар. Барлыгы 650 мәкалә тупланган. Тиражы — 1000 данә. Рус һәм инглиз телләрендә язылган. Ул Бөтендөнья Фольклориадасында катнашкан кунакларга таратылачак», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100