news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Япониядәге конференциягә Россиядән бердәнбер вәкил итеп татар егете чакырылган

Искәндәр Нәбиуллин экология һәм ясалма интеллектка кагылышлы халыкара чарада катнашкан.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Казан шәһәренең 4нче гимназия-интернатының биология укытучысы Искәндәр Нәбиуллин Япониядә укытучылар өчен уздырылган конференциядә Россиядән бердәнбер вәкил булган. Бу хакта ул «Татар-информ»га сөйләде.

«Алар кешеләргә карата бик ихтирамлы, кунакчыл халык, һәрчак елмаеп, ачык йөз белән каршы алалар, хөрмәт аларда беренче урында. Тик менә татарларны күбесе белми, бу күбрәк кешенең географияне белүенә бәйледер, чөнки без дә башка халык составына кергән милләтләрне белеп бетермибез. Казан дисәң, Казахстан белән тиңлиләр», — диде Искәндәр Нәбиуллин.

  • Әлеге чараны 25-29 ноябрьдә Токио шәһәрендә ASEF оешмасы уздырган. Биредә 51 илдән килгән укытучылар тәҗрибә алышкан, аралашкан. Конференциядә төп ике темага зур игътибар бирелгән: экология — тотрыклы үсеш шартларында белем бирү һәм ясалма интеллект.

«Экология проблемасына һәм табигатькә мөнәсәбәтләре безнекеннән күпкә аерыла. Чүп дигән әйбер, гомумән, юк», — дип искә ала укытучы японнарны.

Искәндәр Нәбиуллин Япониядәге конференциягә ни өчен нәкъ менә аны сайлап алуларын үзе дә белмәвен әйтте. Аның әйтүенчә, гариза җибәргәч аңа чакыру килгән, ни өчен икәнен ул фаразлый алмый.

«Укытучы буларак, минем өчен әлеге конференция зур тәҗрибә булды, белемемне арттырдым, япон мәдәнияте белән якынрак таныштым», — ди Искәндәр Нәбиуллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100