Якын арада ТР да татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә экспертиза ясалачак

Бу хакта эш киңәшмәсендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде

  (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен камилләштерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министрның беренче урынбасары Данил Мостафин, дәреслекләрнең авторлары, мәгълүмат-методика үзәге җитәкчеләре, мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар республика районнарыннан килгән укытучыларны тыңлады, шулай ук татар теле дәреслекләрен коммуникатив юнәлештә камилләштерү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикерләштеләр.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ассызыклаганча, дәреслек авторлары алар буенча эшли торган укытучылар теләкләре белән бергә ата-аналарның тәкъдимнәрен дә исәпкә алырга тиеш. “Бүген барлык яктан да канәгатьсезлек бар. Башка болай дәвам итә алмый, якын арада коммуникатив өйрәтү технологияләрен кулланып белем бирү процессын камилләштерү өчен тәкъдимнәр кабул итү зарур”, - дип билгеләп үтте ул.
Дәреслек эчтәлеге яңа мәгариф стандартларына тулысынча туры килергә тиеш. “Дәреслекләрнең эчтәлеге һәм бизәлеше буенча да кызыклы булу зарур”, - дип ассызыклады министр.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин үз чыгышында: “Без филологлар әзерләмибез, мәктәпне тәмамлаучылар татарча сөйләшә белергә тиеш. Моның өчен ул күләмдә грамматиканы һәм лексиканы өйрәнү зарур түгел”, - дип билгеләп үтте.
Укытучылар белдергәнчә, кайвакыт өй эшләре татар филологиясе студентлары гына башкара алырлык, ягъни укучылар өчен бик катлаулы. Ул күнегүләр балада кызыксыну уятырга, ә катлаулы мәсьәләгә әйләнергә тиеш түгел.
Дәреслекнең эчтәлеге мөһим, әмма шулай ук укытучының да дәресне мавыктыргыч алып баруына бәйле. Укытучы укучыда телне өйрәнүгә кызыксыну уятырга тиеш. Агымдагы ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү өчен 20 курс оештырылган һәм үткәрелгән. Якын арада ТР да татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә экспертиза ясалачак. “Экспертлар буларак галимнәрне генә түгел, ә шәхси белем бирү тәҗрибәсе һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар да җәлеп ителәчәк. Андый укытучылар аз түгел”, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов.

Министр йөкләмәләре үтәлеше нәтиҗәләре буенча киләсе киңәшмә якын арада узар дип көтелә, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.