Иннополиста әзерләнгән команда робототехника буенча бөтендөнья ярышында җиңде

Венгриядә узган World Robot Olympiad 2019 олимпиадасында Россия җыелмасы 2 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады.
(Казан, 11 ноябрь, "Татар-информ"). Россия җыелма командасы бөтендөнья робототехника олимпиадасының гомумкоманда зачетында беренче булды. Венгриядә узган World Robot Olympiad 2019 ярышында Россия җыелмасы 2 алтын, 2 көмеш һәм 1 бронза медаль яулады. Россия командасын Иннополис университеты әзерләде. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.WRO-2019 турнирында 8-10 ноябрьдә 71 илдән 1133 катнашучы ярышты. Алар «Төп», «Иҗади», «Алга киткән» категорияләрдә һәм «Роботлар футболы»нда медальләр өчен көрәште. Россия данын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Миасс, Түбән Тагил, Раменск, Мытищи, Магнитогорск, Новочебоксарск һәм Иннополис шәһәрләреннән 42 робототехник яклады.  Миасс һәм Мәскәү командалары кече төркемдә «төп» категориянең алтын һәм көмеш медальләрен алды, өлкәнрәкләр арасында беренче урынны Мытищи шәһәре командасы яулады. Студентлар ярышында бронза медаль Владивосток командасына эләкте.Өлкән яшьтәгеләр группасында «Иҗади» төркемендә Санкт-Петербургтан килгән катнашучылар көмеш медаль яулады. Алар робототехника дәресләрен үткәрүдә ярдәм итүче робот ясады.