РФ Президентының 2010 елга фән һәм инновацияләр өлкәсендә яшь галимнәр өчен премияләргә дәгъва кылучылардан документлар кабул ителә

Премия алырга лаек дип саналганнарны теге яки бу уку йортының яки фән оешмасының Гыйльми советы тәкъдим итә

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”). РФ Президенты карамагындагы Фән, технологияләр һәм мәгариф буенча совет РФ Президентының 2010 елга фән һәм инновацияләр өлкәсендә яшь галимнәр өчен премияләргә һәм Россия Федерациясенең фән һәм технологияләр өлкәсендә Дәүләт премияләренә дәгъва кылучылардан документлар кабул итүне дәвам итә.

РФ Президентының 2010 елга фән һәм инновацияләр өлкәсендә яшь галимнәр өчен премияләрне алырга теләүчеләр – агымдагы елның 15 ноябренә кадәр, Россия Федерациясенең фән һәм технологияләр өлкәсендә Дәүләт премияләренә дәгъва итүчеләр 2010 елның 30 декабренә кадәр документларны тапшырып бетерергә тиеш.

Премия алырга лаек дип саналганнарны теге яки бу уку йортының яки фән оешмасының Гыйльми советы тәкъдим итә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты.