Көзен җир янәшәсеннән өй зурлыгындагы астероид очып үтәчәк

Галимнәр мәгълүматы буенча, 12 октябрьдә 30 метрлы күк җисеме безнең планетадан 44 мең чакрым арадан үтәчәк.

(Казан, 11 август, "Татар-информ"). Европа космик агентлыгы Җиргә 15-30 метр диаметрдагы астероид якынлашуы турында хәбәр итә.

Галимнәр мәгълүматы буенча, 12 октябрьдә 30 метрлы күк җисеме безнең планетадан 44 мең чакрым арадан үтәчәк. Бу хакта Европа космик агентлыгы сайтына сылтама белән RT җиткерә.

Шушындый күләмдәге астероидның Җир атмосферасына керүе 2013 елда Чиләбегә метеорит төшү кебек үк тәэсир тудырачак, дип билгеләп үтелә. Астрономнар орбитаны һәм космик составны күренгән вакытта җентекләп өйрәнергә уйлый.