Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле техникумы студентларына дипломнар тапшырдылар
Күп тармаклы технологияләр техникумын тәмамлаучыларга белгечлек документын тапшыру тантанасы булды
(Казан, 11 июль, «Татар-информ», «Туган як», Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле техникумы студентларына дипломнар тапшырдылар. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.
Быел аграр производство һәм халык хуҗалыгы өчен 88 студент «Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтүче һәм ремонтчы», «Җәмәгать туклануы продукциясе технологы», «Автомеханик», «Тракторчы» һәм «Эретеп ябыштыручы» белгечлекләре буенча дипломнар алды.
Быел коронавирус пандемиясе аркасында дипломнар бирү барлык саклык чараларын үтәп, махсус режимда булды. Массакүләм чаралар тыелуга бәйле рәвештә, дипломнар тапшыру ачык мәйданчыкта булды. Араларында тиешле дистанция калдырып төзелеп баскан яшь белгечләр үз чиратларын түземсезлек белән көттеләр. Күп тармаклы технологияләр техникумы студентларына дипломнарны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров һәм техникум директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Черланов тапшырды, диелә хәбәрдә.
Марат Ринат улы ихлас күңелдән тәбрикләп, аларга үз көчләренә ышануны, киләчәккә билгеләнгән барлык планнарының тормышка ашуын теләде. Яхшы укулары һәм техникумның җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен Ксения Долговага һәм Вадим Ишмуковка Мактау грамоталары тапшырды.
Алексей Черланов та студентларны укуларын уңышлы тәмамлау белән котлады, аларның әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тантанада катнашучылар барысы да чыгарылыш сыйныф укучыларына бәхет, иминлек, һөнәри осталыкта уңышлар теләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз