Югары урбанистика мәктәбендә укырга Татарстан Президенты грантына гаризалар кабул ителә

Биш Татарстан студентының һәркайсына ике еллык укуын капларлык 924 мең сум күләмендә грант биреләчәк.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ"). Татарстанның биш студентына Югары урбанистика мәктәбендә "Шәһәр һәм технологияләр: шәһәрләрнең киләчәген прототиплаштыру" халыкара магистрлык программасы буенча укырга Татарстан Президенты гранты биреләчәк. Әлеге укулар "Югары икътисад мәктәбе" Милли тикшеренү университетында үтә.

Магистр программасының академия җитәкчесе – Барселонаның элекке баш архитекторы, "Шухов Лаб" киләчәк шәһәрләрне прототиплаштыру лабораториясе җитәкчесе Висенте Гуаярт.

Татарстанның биш студентының һәркайсына 924 мең сум күләмендә грант биреләчәк. Бу сумма магистр программасы буенча икееллык белем алуны һәм уку вакытында тулай торакта яшәүне каплаячак.

Гаризалар 2017 елның 10-24 июль аралыгында кабул ителә.