КГЭУда быел барлыгы 3 мең абитуриентны укырга кабул итәргә әзерләр

Конкурс шактый зур: “Электроэнергетика” юнәлеше буенча 300 урынга 1,5 мең кеше гариза биргән.

(Казан, 11 июль, "Татар-информ", Илдар Әюпов). Казан энергоуниверситетында (КГЭУ) 1370 бюджет урыны исәпләнә. Контракт нигезендә биредә тагын 2 меңләп студентны кабул итәргә әзерләр. Кабул итү баллын әлегә бер генә югары уку йорты да әйтә алмый, чөнки кампаниянең әле  кызган чагы гына. Документлар кабул ителеп беткәч, билгеләячәкләр. Узган ел исә уртача кабул итү баллы 66,9 булды, дип җиткерде югары уку йортының матбугат үзәге җитәкчесе Николай фон Эссен.

“Өстенлекле юнәлешләр булып, "Электроэнергетика һәм электротехника", " Технологик процесслар һәм җитештерү автоматизациясе”, "Гамәли информатика" һәм "Гамәли математика" тора. Түләп укуның минималь күләме 80 мең 630 сумнан 133 мең 880 сумга кадәр җитә. КГЭУда бюджет урыннары бик популяр. Конкурс шактый зур – “Электроэнергетика” юнәлеше буенча 300 урынга 1,5 мең кеше гариза биргән”, - дип аңлатты ул.

Максатчан укыту нигезендә урыннар Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан квота итеп бирелә. Быел ул гомуми саннан бакалавриатка - 13 процент, ягъни көндезге һәм читтән торып укуга 124 урын дигән сүз. Узган ел 67 кеше кабул ителгән. Биредә төп заказчылар булып, “Челтәр компаниясе”, “Татэнерго”, “Башкорт челтәр компаниясе”, “Башкорт генерирация компаниясе” тора.