Март ае башыннан бирле Әлмәттә 1186 мәктәп укучысы вакытлыча эшкә урнаштырылган

Алар мәктәпләрне җыештыра, бакча кишәрлекләрендә хезмәт куя, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерүгә үз өлешләрен кертә

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Март ае башыннан бирле Әлмәт мәшгульлек үзәге ярдәме белән 1186 мәктәп укучысы мәктәптән буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштырылган. Июль аенда 153 балигъ булмаган бала вакытлыча хезмәткә ялланган, тагын 246 кешене эшле итү күздә тотыла.
Мәктәптән бушаган арада укучылар мәктәпләрне җыештыруда катнаша, бакча кишәрлекләрендә хезмәт куя, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерүгә үз өлешләрен кертә, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.