Бу җәйдә Әлмәттә 709 бала балалар бакчасына урнаша алмаячак

Чират торучы балалар саны быелның 1 гыйнварына ике тапкыр диярлек арткан, алар саны 7258

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Әлмәт муниципаль районының коррупциягә каршы комиссиясе утырышында мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренә булган чиратны киметү һәм бу өлкәдә коррупция күренешләрен булдырмау турында сөйләштеләр.
2012 елның 1 гыйнварына балалар бакчасына чират торучы балалар саны 3833 булса, быелның шул чорына әлеге күрсәткеч ике тапкыр диярлек арткан – 7258 бала. 7 яшькә чаклы нәкъ менә шуның кадәр бала бүген мәктәпкәчә белем һәм тәбрия хезмәтләрен алу буенча чират тора, дип хәбәр итте район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Инна Гайфуллина.
Соңгы өч елда Әлмәттә 1295 урынга исәпләнгән 4 балалар бакчасы ачылган. Төзү белән берлектә гамәлдә булган балалар бакчаларында өстәмә 44 төркем ачылган. Моннан тыш әлеге өлкәдә дәүләти булмаган сектор да үсеш ала.
Балаларның күп булуы сәбәпле быел 1 яшьтән алып 2 яшькә кадәрле балалар өчен төркемнәр формалаштырылмаган.
– Хәтта төркемнәрне максималь дәрәҗәдә 27-28 балага тутырган очракта да, ә норматив 15-20 бала, ташламалы категориягә иң беренче урын бирүне һәм 3 яшьлек балаларны йөз процент дәрәҗәдә урыннар белән тәэмин итүне исәпкә алып, 3 яшькә кадәрле 709 бала киләсе елга калачак, - ди Инна Гайфуллина.
Федераль законнар җыелмасы буенча ташламалы категориягә күпбалалы гаиләләрдәге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ата-аналары инвалид булган балалар карый.
Бу хакта “Знамя труда” газетасы хәбәр итә.