Рус теленнән БДИ буенча уртача балл, 2014 ел белән чагыштырган вакытта, югарырак - Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт

Быел рус теленнән БДИны якынча 700 мең кеше тапшырган

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Кравцов матбугат конференциясе барышында рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханына нәтиҗәләр чыгарды. Чыгарылыш имтиханы нәтиҗәләренә үз бәясен чарада катнашкан РФ Президенты киңәшчесе Владимир Толстой да бирде.

Быел рус теле буенча БДИны Россиянең 85 төбәгендә, шул исәптән Кырым һәм Севастопольдә якынча 700 мең кеше тапшырган. Уртача балл 65,8не тәшкил иткән, бу, 2014 ел белән чагыштырган вакытта, 3,3кә югарырак (62,5). Быелгы сынаулар башлангыч рус теле буенча БДИда 80нән 100гә кадәр балл җыючыларның да, узган ел белән чагыштырган вакытта, 5 процентка күбәйгәнен күрсәткән.

Шул ук вакытта, былтыргы кебек үк, югары баллы эшләр объектив нәтиҗәләрне тәэмин итү өчен яңадан тикшереләчәк.

Имтиханны бирә алмаучылар өчен резерв көне каралган - 22 июнь һәм сентябрьдә, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте.