Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин «Россиянең ел укытучысы» конкурсының яңа концепциясен ясарга кушты
Россия Президенты «Ел укытучысы» конкурсын ел буе дәвам итәчәк реалити-шоу форматында уздырырга тәкъдим иткән иде.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына «Россия ел укытучысы» конкурсын үткәрүнең яңа концепциясен эшләргә кушты.
Концепцияне министрлык «Россия — мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә эшләргә тиеш. Әлеге конкурсның ел дәвамында үткәрелүен һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылуын исәпкә алырга, диелә «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО күзәтү советы утырышы нәтиҗәләре буенча күрсәтмәдә.
Йөкләмәне үтәү вакыты — 2021 елның 1 июне. Март ахырында Путин «Ел укытучысы» конкурсын ел буе дәвам итәчәк реалити-шоу итү тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз