Казанда "Артрозны дәвалау. Буыннарны алыштырудан кала, барысы да" фәнни-гамәли конференция була

Шуңа дип килгән Үзбәкстан табиблары Республика клиник хастаханәсендә булды

 (Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бүген Үзбәкстан Республикасы (Ташкент) травматолог-ортопедлары һәм вертеброневрологлары Республика клиник хастаханәсендә булдылар, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Делегация составында, 13-14 майда Казанда узачак "Артрозны дәвалау. Буыннарны алыштырудан кала, барысы да" фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар килде. Кунаклар Татарстан башкаласына республика клиникасы эшчәнлеге, аерым алганда, Җәрәхәтләрне дәвалау үзәге эше белән танышу өчен килгәннәр.

Кунаклар игътибарына ситуацион үзәк тәкъдим ителде, анда башка хастаханәләр белән элемтәгә керү һәм табиблар консилиумнары, видеоконсультацияләр оештырыла.

Республика клиник хастаханәсе мөмкинлекләре белән танышканнан соң, табиблар Югары медицина технологияләре мәгариф үзәгенә барды һәм аларга симуляцион үзәк эше тәкъдим ителде.