news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар цифрлы грамоталылыкны тикшерү өчен тест уза ала

«Цифрлы диктант»та 24 апрельгә кадәр катнашып була.

(Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). «Цифрлы диктант» акциясе старт алды, аның ярдәмендә теләгән һәркем интернет-технологияләр өлкәсендә үз белемнәрен тикшерә ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 ел биремнәре дүрт блокка бүленгән: цифрлы куллану һәм компьютер грамоталылыгы нигезләре, цифрлы компетенцияләр, цифрлы иминлек, яңа технологияләр. Сорауларга җавап биреп, катнашучы «Хаталар өстендә эш» бүлегенә керү мөмкинлеге алачак. Биредә катнашучы кайсы яклап белемен күтәрергә һәм нинди күнекмәләр өстендә эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат ала.

Быел җиде яшьтән алып 13 яшькә кадәрге катнашучылар өчен интерактив тест, шулай ук 60+ категорияле гражданнар өчен вариант эшләү яңалык булып тора.

Биремнәрне 24 апрельгә кадәр цифрлы диктант.рф сайтында башкарырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100