Иминлек юлның сыйфатына бәйле

Чаллыдагы юл һәлакәтләренең 1301енә начар юллар һәм бозлавыклар сәбәп булган

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быелның кыш айларында Чаллыда 5191 юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИнең юл инспекциясе бүлеге өлкән хезмәткәре Дмитрий Ушаков сүзләренә караганда, юл һәлакәтләренең 1301енә начар юллар һәм бозлавыклар сәбәп булган, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.
Әлеге саннар хакимияттә узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча киңәшмәдә әйтелде. Юлларның тиешенчә чистартылмавы Автомобиль юллары предприятиесендә техника һәм кешеләр җитешмәү белән бәйле. Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы урынбасары Рафаил Кыямов әйтүенә караганда, быел Чаллыда юлларны чистартуга 120ләп техника һәм КамГЭС, Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы, “Челныкоммунхоз”, “Челныводоканал” кебек предприятиеләр дә җәлеп ителгән. Шәһәр урамнарыннан бер миллион кубометр кар (узган ел 300 мең кубометр) җыеп түгелгән. Әмма бу хәйран зур хезмәт тә юлларның чисталыгын тәэмин итә алмаган. Хәер, монда контрольнең йомшаруы да йогынты ясамый калмагандыр. “Үз территориясен” тәртиптә тотмаган җаваплы затларга 2009 елда 26 административ эш кузгатылса, узган ел һәм быелның ике аенда нибары 12 беркетмә төзелгән.
Киңәшмәдә кардан ачылган юлларны төзекләндерү мәсьәләсе дә каралды. Озакламый Тынычлык проспектында һәм Орловка боҗрасында юллар төзәтелә башлаячак. Чаллыдагы үзәк юллар һәм ял урыннары 1 майга кадәр тәртипкә китерелергә тиеш. Май башыннан агымдагы ремонт эшләрен башлау күздә тотыла. Чаллыда асфальт заводының сафка басуы да безнең файдага. Тик монда әле хәл ителеп бетмәгән мәсьәлә дә бар. Шәһәр җитәкчелеге юлларны ямауга идарә итүче компанияләрне дә җәлеп итәргә кирәк, дип саный. Тик “Мәхәллә” идарә итү компаниясе җитәкчесе Рамил Нуруллин халыктан җыелган акчага юл төзәтү законлы түгел дигән фикердә.