Аксубайда яшүсмерләр һәм интернет темасына киңәшмә узды

Семинар-киңәшмәдә директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары катнашты.

(Аксубай, 11 февраль, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Аксубайның 2 нче мәктәбендә  директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары өчен “Яшүсмерләр һәм Интернет“ актуаль темасына семинар-киңәшмә узды, дип яза районның "Авыл таңнары" газетасы.

Чарада катнашучылар балалар һәм яшүсмерләрнең интернетка бәйле кагыйдәләрне һәм механизмнарны бозуларын, Интернетта аралашу компетентлылыгын, “Яшүсмерләр һәм Интернет-бәйлелек“ темасын тикшерделәр һәм алар буенча фикерләр алыштылар. Шулай ук директор урынбасарлары игътибарына социаль челтәрләрдә үлем төркемнәре: моңа ничек эләкмәскә һәм нәрсә эшләргә?“ темасына ата-аналар җыелышы тәкъдим ителде һәм яшүсмерләр өчен психологик тренинг элементы буларак психоэмоциональ киеренкелекне бетерү өчен күнегүләр комплексы күрсәтелде.