Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Уфада туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре бүләкләнде
Олимпиаданың татар теле һәм әдәбияты буенча җиңүчеләрен бүләкләргә Казан шәһәре вәкилләре барды.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Уфа шәһәренең Дәүләткилдиев исемендәге Республика интернат-гимназиясендә татар, мари, чуваш, удмурт теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге чара Башкортстанның Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, 9 гыйнвар көнне 8-11 сыйныф укучылары инша язу, викторина сорауларына җавап бирү һәм телдән сөйләү буенча көч сынашканнар һәм менә бүген аларның иң лаеклыларына бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Олимпиаданың татар теле һәм әдәбияты буенча җиңүчеләрен бүләкләргә Казан шәһәреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илгиз Халиков һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Әлфия Әхәтова килде.
Татар теле һәм әдәбияты буенча укучыларның белемнәрен профессор, Мифтахетдин Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов җитәкчелегендәге жюри коллективы бәяләгән. Чарада шулай ук Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз