Республиканың “Балаларга” иҗтимагый хәйрия оешмасы әти-әниле булырга ярдәм итә

Акцияне оештыручылар фикеренчә, тәрбиягә бала алырга теләгән ата-аналар опека органнарына мөрәҗәгать иткән вакытта балаларның фотолары белән таныша

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). Республиканың “Балаларга” дип аталган иҗтимагый хәйрия оешмасы волонтерлары профессиональ фотографлар белән бергә Түбән Кама шәһәре балалар йортында булды. Алар балаларны фотога төшерде, тукымага бизәкләр төшерергә булышты.

Акцияне оештыручылар фикеренчә, тәрбиягә бала алырга теләгән ата-аналар опека органнарына мөрәҗәгать иткән вакытта балаларның фотолары белән таныша. Гадәттә мондый фотолар түбән сыйфатлы була. Бу үз чиратында баланың тәрбиягә алыну мөмкинлекләрен киметә.