Каникул көннәрендә балалар иҗтимагый оешмалары активистларының “Галстуклылар иле” лагерь-мәктәбе эшләде

Укучылар белән Арчаның Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллияте студентлары һәм “Мирас” профиль сменасы педагоглары эшләде

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Костер” сәламәтләндерү-белем бирү үзәге базасында 2011 елның 5-10 нчы гыйнвар көннәрендә балалар иҗтимагый оешмалары активистларының “Галстуклылар иле” лагерь-мәктәбе эшләде.

Бу көннәрдә шулай ук “Лидер” мәктәбе дә укучыларны җыйды. Анда Азнакай, Әлки, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Зәй, Лениногорс, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Кама Тамагы, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тәтеш, Теләче, Чистай муниципаль районнары, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Совет районнары активистлары шөгыльләнде.

Укучылар белән Арчаның Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллияте студентлары һәм “Мирас” профиль сменасы педагоглары эшләде.