Уфада татар якшәмбе мәктәбе ачылды

300 мең чамасы татар яшәгән Уфада нибары ике татар гимназиясе бар

(Уфа, 10 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы 41нче санлы урта мәктәп каршында татар якшәмбе мәктәбе ачылды. Бу мәктәптә татар балалары ана теле һәм әдәбияты сабакларын гына алып калмый, ә милли җырларыбызны, биюләребезне дә өйрәнәчәк, рәсем сәнгате серләренә дә төшенәчәк. Уфада татар мәктәпләре күп дип әйтеп булмый. 300 мең чамасы татар яшәгән башкалада нибары ике татар гимназиясе бар. Шулай ук кайбер мәктәпләрдә татар теле дәресләре керә. Киров районының 41нче санлы урта мәктәбендә дә татар балалары моңа кадәр ана телен өйрәнгән. Ә инде биредә татар якшәмбе мәктәбе дә ачылу милләт балаларына туган телне, милли мәдәниятне өйрәнүгә зур мөмкинлекләр ача. Якшәмбе мәктәбенә җитәкче итеп элек башкаланың 21нче лицеенда татар теле укыткан яшь белгеч Эльвира Гыйльфанова билгеләнгән.
Татар якшәмбе мәктәбен ачу тантанасына Уфа шәһәре һәм аның Киров районы җитәкчеләре, республика депутатлары килгән. Шулай ук Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов, төрле мәктәпләр директорлары якшәмбе мәктәбе ачылу уңаеннан котлауларын җиткерә һәм бүләкләр тапшыра. Уфадагы башка милләтләр якшәмбе мәктәпләре укучылары исә бәйрәмне үзләренең җыр-моңнары, биюләре белән бизи. Якшәмбе мәктәбе укучыларына белемне тәҗрибәле укытучылар бирәчәк.
Татар якшәмбе мәктәбен ачу тантанасы анда белем алачак укучыларның гореф-гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны киләчәк буыннарга да тапшырачаклары турында вәгъдә бирүләре белән тәмамланды. Әле ачылган татар якшәмбе мәктәбе Уфада – өченчесе.