Татарстанда алты балалар бакчасында капиталь төзекләндерү тәмамланырга тиеш

Республикада мәгариф өлкәсендә 3 программа тормышка ашырыла, агымдагы елда аңа 413 объектны керткәннәр.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Наталья Шишова). Татарстанда алты балалар бакчасында капиталь төзекләндерү тәмамланырга тиеш. 43 балалар бакчасы тулысынча төзекләндереп бетерелгән.

Республиканың Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйткәнчә, республикада мәгариф өлкәсендә 3 программа тормышка ашырыла, агымдагы елда аңа 413 объектны керткәннәр.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, шулай ук премьер-министр Алексей Песошин да катнашты. Киңәшмәгә видеоконференция режимында республиканың барлык районнары да кушылды.

Алдарак «Татар-информ» республикада капиталь төзекләндерү 2021 ел планыннан 92 процентына тәмамланган дип язган иде.