Әлки районының 420 укытучысы тест язачак

Быел мәктәпләрнең һәммәсеннән барлык фән укытучылары, шул исәптән башлангыч сыйныфлар мөгаллимнәре дә, аны язарга тиеш.
(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”). Көзге каникул вакытында тест үткәреп укытучыларның белемнәрен бәяләү күздә тотыла. Укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү беренче мәртәбә былтыр көз үткәрелгән иде. Анда база мәктәпләрендә эшләүче һәм БДИ тапшырасы фәннәрдән белем бирүче укытучылар “сынау тотты”. Ә быел мәктәпләрнең һәммәсеннән барлык фән укытучылары, шул исәптән башлангыч сыйныфлар мөгаллимнәре дә, тестта катнашачак. Безнең районнан 420 укытучының тест узуы күздә тотыла, диелә “Әлки хәбәрләре” газетасында.