Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Президентының Рәхмәт хатын алды

Быел әлеге институт барлыкка килүгә 80 ел тулды.
(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хатны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.“Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 80 еллыгы Татарстан һәм Россиянең академия институтлары өчен әһәмиятле вакыйга. Институт бүгенге көндә дә татар халкының тарихын, мәгарифен һәм мәдәниятен тикшерү буенча гуманитар фәннәрнең традицияләрен әле дә дәвам итә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.