Казанда "XXI гасыр төрки тел белеме" конференциясе ачылды

Конференциянең әһәмияте төрки дөньяны өйрәнү максатыннан гыйбарәт.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстанның Фәннәр академиясендә "XXI гасыр төрки тел белеме: лексикология һәм лексикография" халыкара фәнни конференциясе ачык дип игълан ителде.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов хәзерге вакытта төрки халыкларның традицион кыйммәтләрен саклау бурычы торуын әйтте.

"Һәр төрки халыкның үзаңында бер дөньяви төрки төркемгә керү идеясе яши. Төрки халыкларның уртак тамырлардан барлыкка килүе Евразиянең мәдәни яссылыгын баета ала", - диде ул.

"Безнең конференциядә төрки тел белеменең проблемалары чишелер дип өметләнәм", - диде Мәкъзүм Сәлахов.